САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәрбиячеләрегезне котларга онытмагыз, дуслар!

27 сентябрь көнне Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Ул 2004 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәмнең төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү.
Балалар бакчасына йөргән самими чаклар Һәркемнең күңелендә, мөгаен, матур бер хатирә булып сакланадыр. Беренче дуслар табабыз, күңелле уеннар өйрәнәбез, нәкъ менә балалар бакчасында сәләтләр ачыла. Тормышны танып-белергә өйрәтүче тәрбиячеләребезгә без рәхмәтлебез. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сихәт гомер, сабырлык, хезмәт уңышлары телибез.
Ә сез, дуслар, яраткан тәрбиячеләрегезнең исемнәрен комментарийларда калдырыгыз. Ә без “иң-иң”ен ачыкларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев