САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Террорга каршы тору комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

Бүген район Советында Террорга каршы тору комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде.

Аны комиссия рәисе — район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча РФ Куркынычсызлык Федераль хезмәте идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге хезмәткәре Илвир Харисов, район прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Жолобов катнаштылар. Көн тәртибендә бер сорау каралды. Ул «Крокус Сити Холл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган терракт белән бәйле рәвештә, террорга каршы саклану чараларын көчәйтү турында иде. Иң элек сүз эчке эшләр бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиевкә бирелде. Аннан, теманы дәвам итеп, Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Раушан Бадыйков чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев