Татфондбанк һәм Интехбанк кертемчеләренә 500 млн сумга якын акча түләнгән

Ел ярым эчендә республика фонды 2,3 меңнән артык физик һәм юридик затка ярдәм күрсәткән. Республика ярдәм фонды Татфондбанк (ТФБ) һәм Интехбанк кертемчеләренә 500 млн сумга якын акча түләгән. Республика ярдәм фонды Советы рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без 500 миллион сумга якынлашып киләбез – бу түләүләрнең гомуми күләме. 2 мең 359 физик һәм юридик затка барлыгы 464,1 миллион сум акча түләнде. Безнең фикеребезчә, бу бер дә начар күрсәткеч түгел, чөнки әле фондның эшчәнлегенә ел ярым да юк», - дип искәртте Нуретдинов.

Ул аена уртача 400-500 килешү төзелүен билгеләп үтте.

 

Шул ук вакытта, фонд рәисе Республика ярдәм фондының үткәрү сәләте оешманың персоналы белән түгел, ә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының үткәрү сәләте белән чикләнүен әйтте.

«Алар зур күләмдә мәгълүматлар эшкәртә – агентлыкка мөрәҗәгатьләр ике тапкыр килә. Шунлыктан без Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан җавапны бер ай һәм аннан да артыграк көтә идек. Хәзер исә бу вакыт кимеде», - дип сүзен йомгаклады Нуретдинов.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде