САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда төрек татлы ризыкларын җитештерә торган производство ачыла

Төркия инвесторлары Удмуртия предприятиесе белән татлы ризыклар өчен брендлы тартма җитештерү буенча сөйләшүләр алып бара.

Июньдә Татарстан Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында төрек татлы ризыкларын җитештерә торган производство ачылачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына район башкарма комитетының инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчесе Дилүс Гатиятов сөйләде.

Төркия инвесторлары беренче этапта проектка 100 миллион сум сарыф итә. Әмма компанияләр җитештерү егәрлеген арттырырга ниятли. 

«Июньдә төрки татлы ризыклары сатарга ниятлиләр. Инвесторлар элекке администрация бинасын һәм ашханәне сатып алган. Хәзер төзелеш-монтажлау эшләре, объектны реконструкциялиләр», - диде Дилүс Гатиятов. Шулай ук ул 100 эш урыны булдырылачагын да әйтте.

Инвесторлар бер үк вакытта Удмуртия предприятиесе белән татлы ризыклар өчен брендлы тартма җитештерү буенча сөйләшүләр алып бара.

Фото: https://pixabay.com | LaCamila

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев