Татарстанда парашютчылар һәлак булган

Татарстанда Минзәлә районында парашютчылар һәлак булган урын фотолары дөнья күрде. Аларны Россия Тикшерү комитеты бастырган.

 

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җиде спортсмен дүрт йөз метр биеклектән мең дә алты йөз метрга кадәр “ирекле төшү” алымын кулланганлыгын ачыклаган. Күнегүне үтәгәч, алар парашютларын ача башлаган. Бу вакытта инде бер спортчы икенчесенең ачылган парашютына килеп кергән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, икесе дә аңнарын югалтып, запас парашютта төшкән.

Беренче парашютчы “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесенең гомере хастаханәдә реанимация бүлегендә өзелгән.

Алдан “Татар-информ”га Минзәлә аэроклубы спортсменнарның берсенә - 34 яшь, икенчесенә 48 яшь булуын хәбәр иткән иде. Аларның һәркайсы моңарчы 600әр тапкыр парашют белән сикергән булган.

 

Татарстан прокуратуратурасы тикшерү башлаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү төркеме урында эшли.

Тикшерүчеләр Татарстан үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы җитәкчелегеннән сорау алачак.

Җинаять эше кузгатылырмы-юкмы икәнлеген тикшерү барышы күрсәтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    8 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.