Татарстанда Duracell компаниясе ярдәмендә батарейкалар җыю буенча 2300 пункт ачылачак

Белгечләр фаразлавынча, бу республикада кулланылган химик ток чыганакларының 60 процентын җыярга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Хөкүмәте белән «Дюраселл Раша» компаниясе арасында төзелгән килешү кысаларында республикада файдаланылган батарейкалар һәм аккумуляторлар җыю буенча 2300 пункт ачылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге килешүдә файдаланылган батарейкалар һәм аккумуляторлар җыю буенча 2300 пункт ачу күздә тотыла. Белгечләр фаразлавынча, бу республикада кулланылган химик ток чыганакларының 60 процентын җыярга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

 

Мондый пунктлар кибетләр, сәүдә үзәкләре, мәктәпләр һ.б. кешеләр күп җыела торган урыннарда ачылырга тиеш.

Сочида узучы Россия инвестиция форумы кысаларында ТР Хөкүмәте һәм «Дюраселл Раша» ҖЧҖ арасында Татарстан Республикасында файдаланылган химик ток чыганакларын җыю һәм утильләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

  • Duracell – батарейкалар җитештерү буенча дөньякүләм сәүдә маркасы. Компаниягә 1929 елда нигез салынган. Батарейкалар һәм аккумуляторлар куркынычы ягыннан икенче класска кергәнлектән, утильләштерүне таләп итә.  

 

Фото: архив/Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • 22 сентябрь 2021 - 08:34
    Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк!
    Яхшы Каран авылының китапханәсендә клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Начар гадәтләрдән сакланыйк" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.
    7
    0
    0