САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Бөек Ватан сугышында югалган сугышчыларны эзләү буенча үзәк булдырылачак

“Сугышчан дан клубы” сугышчылар исемлеге буенча эшләү өчен Татарстан Хөкүмәтеннән акча алды.

Республиканың барлык районнарында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган сугышчылар турында мәгълүмат эзләү эшен көйләү буенча координацион үзәкләр булдырылачак. Бу хакта “Татар-информ” өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюда клубның Татарстан ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәр итте.

- Министрлар Кабинеты белән бу эшне район хакимиятләре аша башкарырга сөйләштек. Мин моңа кадәр дә исемлекне хакимият башлыклары тарафыннан эшче төркемнәр төзелгән районнарга, Россия төбәкләренә җибәрдем. Эшне шулай ук хәрби комиссариатлар, музейлар аша алып бардык. Хәзер бу эш очраклы әвештә түгел, үзәкләштерелгән тәртиптә һәм барлык районнарда алып барылачак, - диде ул.

“Хәтер китабын эшләгән команданы хәтерлисезме? Мин аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына хәбәрсез югалган йөзләрчә, дистәләрчә мең сугышчыларның исемлекләрен барлап чыгарга өлгерү өчен кабат җыям. Моны, кызганычка каршы, бик азлар гына эшли ала. Татарстанда алар минем – бишәү”, - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев