САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан укытучыларына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр

Квалификация күтәрү вакытында, педагоглар кичектергесез ярдәм буенча сигез сәгатьлек курслар узачак.

Татарстан мәктәпләрендә эшләүче укытучылары һәм балалар бакчалары педагоглары Казан федераль университетының симуляцион һәм имитацион укыту үзәгендә беренче ярдәм күрсәтү буенча курслар узачак.

Учителей школ Татарстана обучают первой помощи в симуляционном центре КФУ

«Без Татарстан мәктәпләре укытучыларын, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре педагогларын укытабыз. Аларга квалификация күтәрү программасы кысаларында симуляторларда беренче ашыгыч ярдәм һәм күнекмәләр курсын тәкъдим итәбез», — дип билгеләп үтте КФУның кичектергесез медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы доценты Юлия Вәлиева.

 

Һәр өч ел саен Татарстанның барлык мәктәп укытучылары квалификациясен күтәрү курслары уза. Аларга кичектергесез ярдәм буенча махсус сигез сәгать белем бирү программалары керә.

«Татарстан мәктәпләре һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре педагоглары беренче ярдәм күрсәтүнең барлык нигезләрен белергә һәм аларны практикада куллана алырга тиеш. КФУның симуляция үзәге инструкторларының һөнәри осталыгы һәм үзәкнең дөньякүләм стандартлар буенча җиһазлануы әлеге күнекмәләрне алуда яхшы урын булып тора», — дип өстәде КФУның кичектергесез медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы доценты Гүзәл Мансурова.

 

Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев