САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды

Аның кысаларында ул “Җәлилнефть” идарәсенең – 60, Җәлил поселогының 55 еллыгы уңаеннан юбилей чараларында катнашты.

Иң элек Рөстәм Нургалиевич поселокта социаль ипотека буенча төзелгән 18 фатирлы йортта булды, анда өй туен бәйрәм итүче Гөлназ һәм Раил Мәрдановлар гаиләсендә булды. Аннан ул җәмәгать киңлекләрен җәелдерү программасы кысаларында төзекләндерелгән бульварда булды, мәйданда фонтан ачу тантанасында катнашты.
Юбилей чаралары үзәк стадионда дәвам итте. Иң элек стадион буйлап тантаналы шартларда идарәнең цехлары, хезмәт күрсәтү оешмалары, поселокның бюджет учреждениеләренең хезмәт коллективлары үтте, алар адресына иң җылы сүзләр яңгырады. Президент нефтьчеләрне, поселок халкын, кунакларны бәйрәм белән котлады, нефтьчеләрнең республика, ил икътисадын үстерүгә керткән өлешләрен югары бәяләп, эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул нефтьчеләргә, ветераннарга республика Хөкүмәтнең югары бүләкләрен, “Җәлилнефть” коллетивына Рәхмәт хаты тапшырды. Тантана кунакларына Татарстан Республикасы киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Котлау хаты да җиткерелде. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Татнефть” җәмгыятенең “Татнефть-Добыча” структур бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, “Җәлилнефть” идрәсе начальнигы Малик Каюмов юбилейлар уңаеннан котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Бәйрәм республика артистларының концерты белән дәвам итте.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X