САРМАН
  • Рус Тат
  • Татарча хаталы язмыйсызмы? Тикшереп карый аласыз

    «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, районда 19 октябрьдә «Татарча диктант» акциясе уздырыла.

    Анда районның барлык мәктәпләре дә катнаша. Үзенең татар орфографиясе һәм пунктуациясен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карарга уйлаган һәркем диктантта катнаша – теләгән мәктәбенә кереп, диктант яза ала. Башлана 11.00 сәгатьтә.
    Акция турында тулырак мәгълүматны биредә табып була: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: