САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Татар авылы” бәйгесе җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар

.

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бәйгедә районның Куҗак, Ләшәү Тамак, Яхшыбай, Рангазар, Саклаубаш, Иске Минзәләбаш авылларыннан актив катнашканнар. Анда Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400дән артык эш тәкъдим ителгән. Шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды, һәм җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар.
“Авылым кешеләре” номинациясендә җиңү яулаган “Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы турындагы язма” авторы – Ләшәү Тамак мәдәният йорты коллективы.
Рангазар авылыннан Альбина Инсафетдинованың “Әнием турында”гы язмасы өченче урынга лаек булган. Куҗак авылыннан Ләйсирә Бәхтегәрәеваны конгрессның Рәхмәт хаты белән бүләкләгәннәр.
Без райондашларыбызны уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗат белән кайнап яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев