САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

13 ноябрь- Халыкара сукырлар көне

Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр.

Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. 
13 ноябрь 1745 ел - тифлопедагогикага һәм Франция белән Россиядә күрмәүчеләр өчен уку йортларына, предприятиеләргә нигез салган танылган педагог Валентин Гаюиның туган көне. Халыкара сукырлар көне шул датага туры китерелгән һәм билгеләп үтелүенең максаты белән хөкүмәтебезнең һәм җәмәгатьчелекнең, шулай ук җирле оешмаларның игътибарын күрмәүче инвалидларның социаль проблемаларын хәл итүгә, аларның ихтыяҗларын һәм ирекләрен яклауга, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ак таяк исә күрмәүче инвалидның эмблемасы. Кайда гына булмасын -урамдамы, транспорттамы, җәмәгать урынындамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев