САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Танылган спортчылар белән йөгерешкә чакырабыз

1 март көнне Петровка Завод авыл җирлегендә “Демография” милли проектының “Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту” федераль проектына нигезләнеп, “Сәламәтлек эстафетасы” акциясе үткәрелә.

Аның кысаларында ТАССР төзелүгә – 100, Сарман районының 90 еллыгына багышланган танылган спортчылар йөгереше оештырыла. Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Рәсәйнең атказанган спорт остасы Гөлнара Сәмитова-Галкина килүе дә көтелә. Йөгереш Петровка Завод - Чукмарлы юлында узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Чарада катнашучыларны, спортчыларны карарга килүчеләрне урта мәктәп янында күңелле бәйрәм программасы көтә. Башлана 11.00 сәгатьтә. Рәхим итегез, хөрмәтле дуслар. 0+

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев