САРМАН
  • Рус Тат
  • Тактаны укытучы сөртергә тиешме?

    Балтач районындагы Смәел мәктәбенең технология укытучысы Рәшид Нәҗметдинов Казанда юрист булып эшли. Авыл укытучысы шәһәрдәге хезмәттәшләрен якларга булыша. “Күбрәк мәктәп җитәкчелеге белән укытучылар арасындагы гаугаларны хәл итәбез. Укытучылар – хокуксыз һәм куркытылган кешеләр”, – ди. Аның әйтүенчә, сыйныф бүлмәләренә видеокамералар урнаштырырга кирәк.

    – Рәшид, бүген авыл укучысына шәһәрнекеннән калышмас өчен шартлар җи­тәме?


    – Авыл мәктәбе шәһәр­не­кен­нән калышмый. Сәләтле, укырга теләге булган укучыларга авылда да мөмкинлекләр тудырылган. Кала белән сала арасындагы мәгълүмати тигезсезлекне интернет бетерде. Интернет челтәреннән уку өчен ки­рәкле барлык материалларны да табып була. Укучыда үзле­геннән уку сәләте булмаса, аны кайда гына укытсаң да, белемен таләп ителгән дәрәҗәгә күтәреп булмый.


    – Ни өчен икенче белгечлек сайларга булдыгыз? Шә­һәргә йөреп эшләү җиңел түгелдер?


    – Дөресен әйткәндә, укытучы эшен бик ошатып бетермим. Чөнки бу – бик җаваплы, шул ук вакытта буталчык эш. Яхшы укытучылар, бик тырышып эш­ләсә дә, күп очракта нәтиҗәгә ирешә алмый, ягъни укыту­чының куйган көче бик аз процентларда гына “продукция”гә әверелә. Шуңа күрә башка профессия буенча эшләп карарга булдым. Икенче һөнәрем – инженер-электроник. Ләкин бу белгечлек тә күңелемә хуш килеп бетмәде. Ә инде юрист эшен кызыксынып башкарам. Хә­зерге вакытта башкаладагы бер хокук үзәгендә бүлек җитәкчесе булып эшлим. Ил төбәкләре буенча командировкаларга еш йөрергә туры килә. Элек информатика, физкультура, технология дәресләрен укытсам, хәзер технологиядән генә белем бирәм. Сәгатьләр саны күп түгел.


    – Бүген укучылар, мәктәп­тәге гаугаларны тиз генә видеога тө­шереп, интернетка куя. Бу – нәрсә дигән сүз? Ба­лаларның тәрбиясе аксыймы, әллә укытучыларда ярату хисе кимедеме?


    – Узган еллар белән чагыштырганда мөгаллимнәр белән укучылар арасында конфликтлар саны бер чама. Укытучыларда балаларны ярату хисе үзгәрмәде, ләкин интернетка куелган бозыклык, тәр­тип­сезлек үрнәкләре балаларның тәртибенә тискәре йогынты ясый дип уйлыйм. Укучыларның күбе­сендә камералы, диктофонлы һәм интернет челтәренә чыгу мөм­кин­леге булган телефоннар бар. Шуңа күрә укучылар өчен, бу конфликтларны видеокамерага төшереп, интернет челтәренә куюның бернинди дә авырлыгы юк.


    Минем уйлавымча, мондый конфликтларны киметү өчен, барлык сыйныфларга, коридорларга видеокамералар куелырга тиеш. Беренчедән, укыту­чының белем бирү процессын дөрес оештыруын, үзенә куелган таләпләрне контрольдә тотып булачак. Икенчедән, уку­чыларның тәртибен күзәтергә мөмкин. Өченчедән, балалар арасындагы бәхәсләрне киметеп булачак. Бу инде югары сыйныф укучыларының түбән сыйныф укучыларын, көчлерәк укучы­лар­ның көчсезрәкләрне кыерсытуы кебек күңелсез кү­ренешләрне ки­метәчәк.


    Хәзерге вакытта укытучылар хокукый яктан укучыларга берничек тә тәэсир итә алмый. Укучыларның кайберләре икенче сыйныфта ук үзләренең хокукларын үтәүне таләп итә башлый, ә үзләренең бурычлары турында оныталар. Авыр холыклы һәм девиант тәртипле балалар өчен махсус мәктәпләр ачылырга тиеш. Хәзерге вакытта әлеге балалар гадәти мәк­тәпләрдә укый. Сыйныфтагы шундый бер бала бөтен сыйныфка укырга мөмкинлек бирми.

     


    Статистика буенча, 2017 елда балигъ булмаган балалар катнашында Россиядә 45,3 мең җинаять кылынган.


    – Балабызны мәктәптә эш­ләтәләр, такта сөрттерәләр, идән юдырталар, дип зарланучы әти-әниләр дә очрый. Хәтта авылда да баланы бә­рәңге алырга җибәргән өчен тавыш чыгаручылар бар. Болай булса, алар эштән тәмам бизеп бет­мәсме?


    – Балаларга хезмәт тәр­биясен нигездә әти-әни бирергә тиеш дип уйлыйм. Технология дәресләрендә укучыларга программада каралган хезмәт тәр­биясе бирелә. Укучылардан идән юдырту дөрес түгел. Идән юу өчен мәктәптә техник хезмәткәр бар. Шулай ук такта сөрттерү дә  дөрес түгел. Аны укытучы үзе сөртергә тиеш. Укытучы укыткан өчен акча ала, ә такта – аның эш коралы. Авыл укучыларын бәрәңге алуда катнаштыру – законны тупас бозу. Хәзер элекке колхозлар урынында җа­ваплылыгы чикләнгән җәм­гыять­ләр яки авыл хуҗа­лыгы җитештерү кооперативлары оешты. Аларның бары­сының да нигезендә шәхси милек ята. Шуңа күрә ни өчен укучылар сентябрьдә, ай буе мәк­тәптә укымыйча, әлеге шәх­си хуҗа­лыкларда бәрәңге алырга тиеш? Бәрәңге алганда җ­ә­рәхәт алу куркынычы бик зур. Ни өчен укытучылар, үзләренә җаваплылык алып, укучыларны бәрәңге чүпләргә алып чыгарга тиеш? Мәктәп ул – авыл ху­җалыгы продукциясе җитеш­терү предприятиесе түгел. Болай эшләү – закон бозу, мәктәп администрациясе, укытучылар тарафыннан җинаять эшләү. Укучылар бәрәңге җыйган чорда укытучылар, укыттык, дип, журнал тутырырга мәҗбүр була. Ә монысы буенча Җинаять кодексында аерым маддәләр бар. Укучыларны бә­рәңгегә чыгару район җитәкчеләре рөх­сәте буенча башкарыла. Монда максат итеп беренче чиратта акча табышы алу куела, ә уку­чыларның сәламәтлеге һәм белем алуы алар өчен икенче планга күчә. Укытучы, мәктәп адми­нистрациясенең законсыз таләп­ләрен үтәп, укучыларны бәрәңгегә алып чыгарга тиеш түгел.


    – Укытучының дәрәҗәсен күтәрер өчен нишләргә? Алар­ны бүген якланган дип әйтеп буламы?


    – Укытучылар – хокуксыз һәм куркытылган кешеләр. Алар­ның укучылар, әти-әниләр, администра­ция тарафыннан да кыерсытылуы – мөмкин хәл. Хезмәт кодексы тарафыннан укытучы шактый якланган булса да, җәй җитүгә, аларны төрле эшләргә законсыз җәлеп итә башлыйлар. Бу мәктәптә ремонт, төрле төзелеш эшләре һәм башкалар... Укытучылар мәк­тәп җитәкче­ле­генең әлеге законсыз таләпләренә каршы килми, куркалар. Кая бар­саң да, укытучыларның бер-бер­сенә зарланганын ишетергә туры килә. Ләкин үзләренең хокукларын яклау буенча бер эш тә башкармыйлар.


    Укытучының дәрәҗәсен кү­тәрү өчен, аларны укучылардан һәм әти-әниләрдән яклый ала торган законнар кабул итү кирәк. Шулай ук хезмәт хакын арттырасы бар. Бүген яңа эшли башлаган укытучы 15 мең сум хезмәт хакы ала. Бу – бик аз акча. Мәктәптә кәгазь эше дә ки­мемәде.

    Фото: архив/Салават Камалетдинов

    http://www.vatantat.ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: