САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Таимә апа зарлануны белми +ВИДЕО

Күптән түгел Күтәмәле авылында яшәүче Зөбәерова Таимә Садыйк кызына 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Галиева, балалары, оныклары да юбилярга хөрмәт һәм мактау сүзләре ирештерделәр.
Таимә ападан җылылык, ихласлык, уңай энергетика бөрки. Аның янында булганнан соң, тормыштагы барлык мәшәкатьләр дә җиңеләеп калгандай була. Бар нәрсәне сөенеп, Аллаһы Тәгаләнең бүләге итеп кабул итә белә ул. Зарланмый да, гомумән, зарланганны да яратмый. Шуңа, үзе гаиләле булып, балалар үстергәндә дә, бер дә арганын да күрсәтми, авырган чакларында да сер бирми.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев