САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда беренче кар төште

Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды.

Ул бик матур иде. Кар агачларга, җир өстендәге үләннәргә ак күлмәк кидерде. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көзнең беренче көне. Бу кардан әле чаңгыда шуып та, кар йомарлап атышып та уйнап булмый. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Хәере белән генә килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев