- Табигатькә дә ярдәм кирәк , - ди александровкалылар
15 сентябрьдә "Яшел Россия" Бөтенроссия чисталык көне" акциясе үткәрделәр."
Бу җылы кояшлы көнне "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары каенлыкны чүп-чардан һәм коры ботаклардан чистарттылар.
Бу акциянең төп максаты - әйләнә-тирәлек проблемаларына игътибар юнәлтү, экологик хәлне яхшырту һәм халыкның экологик культурасын күтәрү.
Бу чара һәр торак пункт өчен аеруча массакүләм һәм традицион булып санала. Ул өлкәннәрне генә түгел, әйләнә-тирә табигатькә ярдәм итүдә, авыл урамнарында чисталык һәм тәртип урнаштыруда да, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә дә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев