САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Студентларның ата-аналары пенсиягә өстәмә түләүләр алырга мөмкин

Студент укудан куылган яки читтән торып уку бүлегенә күчкән очракта түләүләр туктатыла.

Башкортстанда студентларның ата-аналары, баласы югары уку йортында яки көллияттә укыганда, өстәмә матди ярдәм алырга мөмкин. Бу хакта Пенсия фондының Башкортстан бүлеге искәртә, дип яза "Башинформ".

«Андый ата-аналар иминият пенсиясенә өстәмә тәгаенләнгән түләүләр алырга хокуклы. Аны билгеләү өчен студентның 23 яшьтән дә өлкәнрәк булмавы һәм Россия Федерациясе, шулай ук чит илләр уку йортларында көндезге бүлекләрдә укулары төп шарт булып тора», — дип ачыклык кертте Россия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, төбәк бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров.

Аның сүзләренчә, тәгаенләнгән түләүләр картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләргә өстәлә. Пенсия фондына студентның әтисе дә, әнисе дә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Быел ул түләүләр 4 982 сум 90 тиен күләмендә билгеләнгән. Гаиләдә эшкә яраклы булмаган бер кеше булган очракта пенсиягә тәгаенләнгән түләүләр 6643 сум 87 сумга кадәр арта, андыйлар икәү булса - 8 304,84 сум, өчәү булса – 9 965,81 сум.

 

18 яшькәчә балаларга түләүләр уку һәм эшкә яраклы булмаудан тыш билгеләнә.

18 яшьтән өлкәнрәк балаларның туу турындагы таныклыгы, югары уку йортында укуын һәм гариза язучы тәрбиясендә булуын дәлилләүче документлар кирәк булачак.

Студент укудан куылган яки читтән торып уку бүлегенә күчкән очракта түләүләр туктатыла.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев