САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сораштыруга күз салсак...

Кемгә ничектер, бәрәңгесез яши алуны күз алдына китереп булмый.

 

Тәгәрәтеп пешерелгән, кыздырылган, төелгән бәрәңгене атланмай салып тәмләп ашаудан да рәхәтрәк нәрсә табып булмыйдыр ул. Шөкер, быел бәрәңге уңышы яхшы. 
Башкаларның да фикерен белү өчен, төркемебез кунаклары арасында “Быелгы бәрәңге уңышы сезне сөендерәме? исемле сораштыру уздырган идек. 161 кеше тавыш биргән сораштыруга күзәтү ясарга булдык. 
65 кеше гади генә итеп, “әйе” диеп җавап кайтарган. 64 кеше бәрәңге уңышының күплегенә сөенгән. “Менә ичмасам бәрәңге!” диеп 9 кеше җавап кайтарган. Боларның барысының да бакчасында бәрәңге уңган, тырышлыклары бушка китмәгән диеп, безгә нәтиҗә ясарга гына кала. Афәрин! 
Әлегә алмаучы, тик уңышы булыр әле диеп өметләнүче 27 кеше дә бар икән арабызда. енә бүген дә бәрәңге алырга теләүчеләр өчен җылы, яңгырсыз көн булды. 
Ә инде 4 кешегә гектары белән бәрәңге утыртып азапланмаска, безнеңчә, уңышы күп булганнардан сатып кына алырга кирәктер. Я булмаса, «Арбаны – кыштан, чананы җәйдән әзерлә» дигән әйтемне искә алып, икенче икмәк – бәрәңге үстерү серләрен өйрәнергә киңәш итәбез. 
Үстергән бәрәңгеләрегез ризыкка язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев