САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәрләрәмәдә барлык эшне бергәләп башкаралар

22 январь көнне Шәрләрәмә авыл җирлегендә уздырылган халык җыены күңелдә шундый тәэсирләр калдырды.

Иң элек узган ел башкарылган эшләр һәм быелга планнар турында авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина сөйләде. “Нөркәй” агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразиев агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелышта шулай ук участок уполномоченные Марат Габидуллинның һәм янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Гариповның чыгышлары тыңланды. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова совет эшчәнлегенә, җирлектәге өлкәннәр тормышына тукталды, тәкъдимнәрен җиткерде. Җыелышка йомгакны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ясады. Ул халыкны районда узган ел башкарылган эшләр, районның социаль-экономик хәле, быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Җыелышта катнашучы район оешмалары вәкилләре күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу ахырында иң уңганнарга төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Җыелыш хакында тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев