САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәрләрәмә балалары Хәдичә әби белән очрашты

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара.

Шуңа күрә, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, ил күләмендә төрле чаралар уза. Шәрләрәмә балалар бакчасы башлангыч белем бирү мәктәбе белән берлектә балачагы сугыш елларына туры килгән ак яулыклы әбиебез – Сафина Хәдичә әби белән очрашу оештырды. Сабый чагын күрми, күпме михнәт, авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Туя ипи ашамыйча кәлҗемә һәм кычыткан белән җан асраган, “әти” сүзен әйтә алмыйча,үткән балачагы турында сөйләгәнен дулкынланмыйча тыңлау мөмкин түгел иде.
“ Яшь буынга без күргәннәрне Ходай күрсәтмәсен. Илдә тынычлык булсын”, – диде әбиебез. Озак яшәсен, сәламәт булсын, матур картайсын әле безнең әбиебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев