САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәрләрәмә авылында яшәүче Йосыповларны Республика Президенты кунакка чакырды

Федаил һәм Лилия Йосыповларны авылда бик хөрмәт итәләр. Тырыш, акыллы балалар тәрбияләүләре белән дә гаилә районда үрнәкләрдән санала.

Республика көне алдыннан Йосыповлар Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым тарафыннан уздырылган тантаналы кабул итүдә булып кайттылар.
- Бик ошады. Бәйрәм алдыннан безнең өчен көтелмәгән бүләк булды бу. Президентыбызга, район, агрофирма җитәкчелегенә зур рәхмәт. Гаиләләрне чакырып, бик хөрмәтләделәр, - диде Лилия Зиннур кызы.
Гаилә башлыгы “Нөркәй” агрофирмасында остаханәдә мастер булып эшли. Лилия ханым товарлык фермасында мөдир хезмәтен башкара. Ике уллары да әти-әнисе янында хезмәт куялар, кечеләре сигезенче сыйныфка укырга бара.
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев