Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил абый белән Роза апа алтын туйларын бәйрәм итәләр

Бүген – 1 июль көнне Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил абый һәм Роза апа Шәйгардановларның бергә гомер кичерә башлауларына 50 ел тулды.

Аларны матур юбилейлары белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Равил абый белән Роза апаны шулай ук күркәм бәйрәмнәре белән авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин, район мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар советы рәисе Раян Әхмәтбаев, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде