Шириевлар тырышлыгы нәселдән килә
Мортышбаш авылында яшәүче Гөлфия һәм Наил Шириевларны районда белмәгән кеше юктыр.
Менә озак еллар дәвамында алар чәчәкләр үстерәләр. Сарманыбызны яшелләндерүдә дә өлешләре зур. Матурлык сөю сәләте балаларына да күчкән – кызлары Сөмбел белән Ләйсән дә - үз эшләренең осталары. Аларның туганнары да – үзләре кебек тырышлар.
- Шушы көннәрдә әниебезнең туган яклары Ульян өлкәсенә кайтып килдек. Анда икетуган абыемда кунакта булдык. Яшәгән йортыннан музей ясаган ул. Борынгы экспонатларны күреп, шаккаттык. Җир астыннан тимер эзли торган җайланма белән элеккеге алкалар, көнкүреш кирәк-яраклары тапкан һәм шуларны яңарткан. Хәтта мунчасы да тарихи аның. Үзе яши торган йорт булса да, аның хезмәте белән кызыксынучылар бик күп. Ел саен җәй көне төрле җирләрдән, шәһәрләрдән килеп, аның ихатасында экскурсиядә булып китәләр икән. Искитмәле матур, һәр почмагында тырышлык, үҗәтлек сизелә, - диде сеңлесе Сөмбел Тимофеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев