САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сездә нинди хәлләр бар?

Хөрмәтле райондашлар!

Бу көннәрдә яңа вирус, аның белән бәйле күңелсез хәбәрләр бераз кәефебезне төшерде. Ләкин тормыш гел күңелсезлекләрдән генә тормый. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, бездә әле бу авыру белән авыручылар теркәлмәгән. Киләчәктә дә “теркәлмәс” дигән өмет белән яшик. Аннан соң, тормышыбызда төрле күңелле хәлләр, күңелле яңалыклар да адым саен диярлек булгалап тора. Балалар туа, кемнәрдер, бернигә карамый, никах мәҗлесләре үткәрәләр, безнең газетабыз да өр-яңа форматта чыга башлады, Сарманга, бураннар туздырып, сыерчыклар кайтты, кибет киштәләре карабодай белән тулды, ә Урта Кәшер авылында яшәүче Шәмселбанат апа, Путинга рәхмәт укый-укый, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.... Ә сезнең тормышыгызда соңгы арада нинди күңелле хәлләр булды? Аларны безнең һәм төркемдәшләр белән дә уртаклашсагыз иде. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев