САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ә сез комсомолга кердегезме?

Замана җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, тарих тарих булып кала.

29 октябрьдә комсомол туган көн билгеләп үтелә. Бу көнне, 100 ел элек I Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләр берлеге съезды Россия коммунистик яшьләр берлеге төзү турында карар кабул итә. 
Комсомол турында сүз башласам, айфонда рәхәтләнеп уйнап утыручы буын мине борынгылар рәтенә бастырып куяр инде. 
Әмма комсомол булу бик җиңел генә башкарыла торган эш түгел иде, моның өчен ныклап әзерләнергә кирәк. ВЛКСМ дип аталган әлеге оешманың уставы бар һәм комсомоллар рәтенә басучы аны яттан белергә тиеш. Комитет әгъзалары каршында шактый гына сорауларга җавап бирәсе була. «Комсомолга ни өчен керәсең?» кебек сораулар иң җиңеле, син аңа шартлатып җавап бирәсең: «Коммунизм төзүдә үземнән өлеш кертү өчен!» Авыррак сорау – комсомолның принциплары һәм орденнары (кайчан һәм ни өчен бирелгән). Хәзергеләргә бу бәлки беркатлылык, мәзәк булып тоеладыр, әмма ул чорда комсомолга керә алмау хурлык, түбәнлек санала иде. Уставны белү генә сине комсомол ясамый әле, укуы, тәртибе начар булганнарга, милициядә учетта торучыларга бу оешмага керү бәхете тәтеми. Ә ВЛКСМ әгъзасы булмаганнарга юлларның да күбесе бикле. 
Һәр баланың мәктәп еллары хәтерендә уелып кала. Минем истә калганы – ул башта октябрятка, пионерга, аннан соң комсомолга кергән еллар. Комсомолга керү аеруча зур дәрәҗә һәм шатлык иде. Ә сез комсомол булдыгызмы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев