САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үсемлек мае түгел, ат мае ашагыз!

Дөрес туклану темасы көннән-көн күбрәк кешене кызыксындыра. Ул ничек була?

Дөрес туклану темасы көннән-көн күбрәк кешене кызыксындыра. Ул ничек була? Сөт эчәргә ярыймы, нинди майлар файдалы? Бу хакта сәламәт туклану белгече, блогер Гүзәл Сафиуллина менә нәрсәләр сөйли.

- Сөттә казеин дигән протеин бар, ул да, лютеин кебек үк, табигый катлаулы аксым. Организмында проблемалар булган, ялкынсыну процессы күзәтелгән кешегә аны эчәргә киңәш итмәс идем. Эчкән очракта да кәҗә сөтен кулланыгыз. Берничә ай сөт продуктларын ашаудан тыелып торучыларның астма кебек авыруны җиңел кичерүләре турында беләм. Тән тиресе коры, кубып торучылар, битләре бетчәле булганнар да сөт ризыкларыннан баш тартканнан соң уңайланып китүләре турында әйтә.

Яхшы сыйфатлы чистартылмаган зәйтүн мае, сары май (гхи), терлек майлары, әйтик, эретелгән ат мае файдалы. Ул холестеринны киметә. Терлек майлары, үсемлек майларыннан аермалы буларак, кыздырган вакытта структурасын үзгәртми. Үсемлек майлары исә канцероген матдәләр бүлеп чыгара. Канцероген ул – яман шеш барлыкка китерә торган матдә. Мин үзем ат маен яратып кулланам. Аның билгеле бер исе юк, ризыкка да чит тәм кертми, төсен үзгәртми, тиз бозылмый һәм янмый. Составында тире, тырнак һәм чәчләр өчен кирәк булган кератин бар, - дип белдерә ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев