САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманны әйләнеп узу юлын ачтылар

Бүген районда олы вакыйга булды. Сарман авылын әйләнеп узу юлын ачу тантанасы узды.

Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм “Татнефтедор” ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнаштылар.
- Районыбызда зур вакыйга. Күптән көтеп алган юлны ачтык, ул район халкы мөрәҗәгате нигезендә төзелде. Зур рәхмәтебезне Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә җиткерәбез. Юл озак еллар хезмәт итсен, - диде, тантана кунакларын сәламләп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Автомобиль юлының озынлыгы 8,3 километрдан артыкны тәшкил итә. Ул өч этапта төзелде, 3 боҗра хәрәкәте ясалды. I этап - “Чаллы-Сарман” автомобиль юлы белән 1 нче кисешкән өлештән алып 2 нче “Сарман-Зәй” автомобиль юлы белән боҗра аша кисешкәнгә кадәр, озынлыгы - 1,2 км; 2 этап - 2 нче тоташу ноктасыннан алып “Сарман-Зәй” автомобиль юлы белән 2 нче кисешкән җиргә кадәр, Илексаз проспекты белән 4,4 км озынлыктагы һәм 3 нче этап - Илексаз чатыннан алып 3 нче “Җәлил-Сарман” автомобиль юлы белән кисешкәнгә кадәр, 2,6 км озынлыкта. Объект Юл эшләре программасы кысаларында эшләнде.
- Бу юлның тарихы бик кыска булмаса да, сыйфаты бик яхшы чыккан. Юл социаль әһәмияткә ия мартшрут исәпләнә. Балаларны йөртә торган автобуслар да шушыннан йөреячәкләр. Имин юллар булсын, - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Яңа ел белән дә тәбрикләде.
Чарада катнашучыларны Кыш бабай белән Кар кызы да сәламләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев