САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлыларның җиләкләре уңышлы булсын өчен берничә файдалы киңәш

Кайчакта туктаусыз карап, утап, мыекларын кисеп торган хужалар да җиләктән уңмый. Җиләк үстерү кебек авыр хезмәттә уңыш балчыкка һәм һава торышына бәйле. Шулай да, җиләк уңышлы булсын өчен киләсе киңәшләр ярдәм итми калмас:

1. Җиләкнең сортын дөрес сайларга кирәк

Тиз өлгерә торган, уңышны бер елдан бирә башлый торган, вак, эре, кызыл, ал... Җиләкләрнең сортлары биһисап. Бакчагызда төрлеләрен утыртып карагыз, сортын билгеләп куегыз. Кайсысы җиргә яхшырак яраклаша, киләсе елларга шунысын утыртыгыз. Ваграк җиләк сортлары баллырак, ислерәк була.

2. Булган җиләк сортын ничек үрчетергә?

Җиләк мыегын гадәттә кара төстәге пакетка җыеп салкынча җиргә куялар. Ул анда тамыр җибәрә. Яки мыекларны үз көенә җирдә үстереп, тамыр җибәргәнен көтәргә була. Яз көне җиләкне күчереп утырканда тамырларны аерып ике урынга утыртырга да була.

3. Җиләкне кайчан утыртырга?

Иң яхшы вакыт август ае. Безнең як климатында якынча 20 августлар җиләк утырту өчен иң шәп вакыт.

4. Кая утыртырга?

 

Җиләк сарымсакны ярата. Аларны бер түтәлгә яки былтыр сарымсак утырган түтәлгә утыртырга була. Шулай ук суган һәм кыяр урыны да җиләк өчен шәп. Ә менә бәрәңге һәм кабак янына утырмасагыз яхшырак. 

5. Җиләкне ничек сакларга?

Үскән вакытында җиләкне корткычлардан, кырыгаяктан һәм лайлачтан сакларга кирәк. Кызара башлагач, җиләккә кошлар ияләшә. Корткычлардан саклар өчен җиләк түтәле утыртасына көл сибү җитә, ә кошлардан саклау өчен җиләкне каплап тотарга яки гади генә карачкы ясарга була. Җиләк түтәле янына бер таяк кадап,  җепкә кирәкмәгән ялтыравык CD диск элеп куйсагыз, кошлар түтәлгә якын килмәячәк.

Фото: https://pixabay.com

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев