САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар цифрлы телевидениегә ничек күчәчәкләр?

2019 елның 3 июненнән Татарстан тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчәчәк. Рәсем һәм тавышны тапшыру өчен шуңа тиңдәш электр сигналы кулланылучы телевизион система телетапшырулары туктатылачак.

Бүгенге көндә сез телевизорларыгыздан нинди тапшырулар карыйсыз? Әгәр сез телевизорларыгыз экраннарында Первый, Россия 1, НТВ, 5 каналлары логотиплары белән “А” хәрефен дә күрәсез икән, аналог телетапшыруларын карыйсыз дигән сүз. Цифрлы телетапшыруларга күчү кысаларында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк булачак. Әгәр телевизор DVB-Т2 цифрлы стандартында эшли ала икән, телевизорны антеннага тоташтыру да җитә. Әгәр телевизор тиешле цифрлы стандартта эшли алмый икән, антенна DVB-Т2 стандартындагы приставкага ялгана, ә приставка – телевизорга. Приставка кинескоплы барлык иске һәм кайбер яңа яссы, гадәттә 2013 елга кадәр чыгарылган телевизорларга кирәк. 
Телевизорларыгызның DVB-Т2 стандартында эшли аламы-юкмы икәнлеген ике юл белән тикшереп була. Телевизор паспортында DVB-Т2 язуы бармы-юкмы икәнлеген карарга кирәк. Әгәр азакта “2” саны булмаса, DVB-Т дип кенә язылса, сезнең телевизорыгыз цифрлы телетапшыруларны кабул итүнең кирәкле форматында эшли алмый дигән сүз. Икенче ысул – телевизорыгызның маркасы һәм моделе буенча кереп, интернеттан характеристикасын табыгыз. Моның өчен телевизорыгызның моделен күрсәтү җитә. Барлыкка килгән биттә “все характеристики” дигән язуга басыгыз, “прием сигнала” пунктын табыгыз. Әгәр сезнең телевизор цифрлы телетапшырулар стандартында эшли ала икән, “прием сигнала” дигән язу каршында DVB-Т/Т2 МРЕG4 дигән язу чыгарга тиеш. 
Цифрлы эфир телетапшыруларын карау өчен, теләсә-кайсы телевизорга аналог һәм цифрлы эфир телетапшыруларын кабул итә алучы бөтендулкынлы антенна кирәк. 
Цифрлы форматта 20 түләүсез Россия каналын карарга мөмкин: Первый канал, Россия 1, Матч, НТВ, Пятый канал, Россия К, Россия 24, Карусель, ОТР, Рент ТВ, ТВЦ, Спас, СТС, Домашний, ТВЗ, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ һәм МУЗ ТВ. 
Төбәк телеканаллары тапшыруларны аналог форматында дәвам итә алалар. Цифрлы телетапшыруларга күчү түбәндәге абонентларга кагылмый: кабельле телевидениенең түләүле челтәренә, IP, спутниклы телевидениегә ялганучыларга, телевизорлары экраннарында А хәрефе булмаган эфир телетапшырулары абонентларына. 
Бүгенге көндә республикада цифрлы эфир телетапшыруларын ала алмый торган 157 торак пункт бар. Бу торак пунктларда яшәүчеләргә спутник телевидениесе җиһазларын урнаштырырга кирәк булачак. Алар өчен үзләренең спутник телевидениесе операторы челтәрендә 20 Россия каналы тапшыруларын карау түләүсез булачак. Бу торак пунктларның исемлеге белән Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Моның өчен “Как подключиться к цифровому телевидению?” сылтамасы буенча керергә кирәк. 
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте цифрлы эфир телетапшыруларын ала алмый торган һәм җан башына туры килә торган керемнәре республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан артмый торган гаиләләр өчен (югарыда әйтелгәнчә, бу 157 торак пунктта яшәүчеләргә кагыла) спутник телевидениесе җиһазларын алу һәм урнаштыру чыгымнарын компенсацияләү өчен чаралар күрү өстендә эшли. 
“Цифрлы эфир телетапшыруларында нинди каналлар гамәлдә?”, “Нинди җиһазлар кирәк?”, “Приставканы кайда сатып алырга мөмкин?”, “Ничек ялганырга?”, “Җиһазны ничек көйләргә?” кебек сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында табарга була. Моның өчен “Как подключиться к цифровому телевидению?” сылтамасы буенча керергә кирәк. Шулай ук 8 (8552) 30-87-54, 8 (8552) 78-12-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Зөлфия Шәрипова язмасы.

Фото: Михаил Захаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев