САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар әҗәтләре турында белә алалар

Иртәгә – 20 декабрь көнне суд приставлары хезмәте “Әҗәтләрең турында бел” дигән акция уздыра.

Җәлилдә ул күпфункцияле үзәктә – 10.00-12.00, Сарманда шулай ук күп функцияле үзәктә 12.00-14.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Шушы вакытларда әлеге үзәкләрдә һәр райондашыбыз суд приставлары хезмәте хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә һәм үз әҗәтләре турында белә алалар.
Озакламый кышкы каникуллар башлана, кемнәрдер, бәлки, чит илләргә сәяхәткә дә җыена торганнардыр. Билгеле булганча, әҗәтлеләргә закон нигезендә кайбер, шул исәптән чит илгә чыгу буенча да чикләүләр кертелгән. Авыр хәлдә кала күрмәгез, үз әҗәтләрегез турында вакытында белегез һәм түләү чарасын күрегез, хөрмәтле райондашлар!
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев