САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар түбәндәге дәүләт хезмәтләреннән файдалана алалар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге гражданнарга түбәндәге төрләр буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтә:

1. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү линиясе буенча: 
– автомототранспорт чараларын һәм аларга прицепларны теркәү һәм яңадан теркәү; 
2. мәгълүмат-белешмә бирү линиясе буенча: 
– хөкемгә тартылганмы-юкмы икәнлек яки җинаять эзәрлекләве ачылганлык яки туктатылганлык факты турында белешмә; 
- ирекле дәүләт дактилоскопик теркәве үткәрү; 
3. миграция линиясе буенча: 
- Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү һәм алыштыру; 
- Россия Федерациясе гражданнарын килү һәм яшәү урыны буенча теркәү; 
- Россия Федерациясендә миграция учетын гамәлгә ашыру; 
- чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга вакытлыча яшәү өчен рөхсәт бирү; 
- чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга яшәү өчен кәгазь бирү. 
Әлеге дәүләт хезмәтләрен алу өчен, гражданнар түбәндәге адрес буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар: 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы, 31 йорт. Алдан язылу өчен телефоннар һәм электрон адрес: (8-85559) 5-00-11, 5-02-06, www.gosuslugi.ru
Сарман авылында - Куйбышев урамы, 36 йорт, Җәлил поселогында Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә гражданнар хөкемгә тартылганлык бармы-юкмы икәнлеге һәм җинаять эзәрлекләве булу яки туктатылганлык турында белешмә ала алалар. 
Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге.

 

https://www.gosuslugi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев