САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар Татьяна көнен билгеләп үтәләр

Бүген – күп газаплар кичерүче Татьяна көне. Әлеге бәйрәм тарихы белән ерак гасырларга барып тоташа. Икенче төрле бу бәйрәмне “Солныш” дип тә атыйлар. Бу көнне болытлы булса да, күктә азга гына булса да кояш күренеп ала дип санала. 1755 елда бәйрәмгә икенче төрле мәгънә бирелә.

Императрица Елизавета Петровна Мәскәүдә ике гимназиядән университетка нигез салу турындагы Указга кул куя. 19 нчы гасырда Татьяна көне шаулы-гөрле студентлар бәйрәменә әйләнә, Татьяна студентларның яклаучысы дип санала башлый. 
Бу көн уңаеннан халыкта күп төрле сынамышлар да барлыкка килә. Татьяна көнендә туган кыз баладан яхшы хуҗабикә үсәчәк дип санала. Бу көнне кояш яктыртса, яз иртә килә. Кар яуса, җәй яңгырлы була. Аяз һәм салкын – яхшы уңышка. Җылы һәм болытлы булса, уңыш начар була дип фаразлана. Бу көнне һава торышы нинди булса, декабрь дә шундый була.

Зөлфия Шәрипова тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев