САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар танкистлар көнен билгеләп үтәләр

Сентябрьнең икенче якшәмбесендә без Танкистлар көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге бәйрәм, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, сугыш вакытында танк гаскәрләренең дошманны тар-мар итүгә керткән зур өлешен искә алу хөрмәтенә кертелә. Россиянең танк гаскәрләре бүген дә төп һөҗүм итү һәм көчле саклану чарасы булып тора. 
Районда бүгенге көндә 800 ләп танкист исәпләнә. Шуларның берсе - Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Дажгын Гасанов. Ул үзенең танкист булуы белән горурланып, чын күңелдән сөенүен әйтте. Казан югары хәрби команда (танк) училищесын 1992 елда тәмамлаган, офицер дәрәҗәсен алган, орденнар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев