САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар пенсиягә кайчан чыгачак?

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасының озак сроклы финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль законга кул куйды.

Закон белән расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь дип билгелиләр. Пенсия яшен күтәрү 2019 елның 1 январеннән акрынлап башланачак һәм 10 ел – 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. 
Беренче этапта үзгәрешләр 1959 елгы ир-атларга һәм 1964 елгы хатын-кызларга, ягъни 2019 елда 60 яшь тулачак ир-атларга һәм 55 яшь тулачак хатын-кызларга кагылачак. Күчеш нигезләрен искә алып, алар пенсиягә 2019 елның икенче яртысында яки 2020 елның беренче яртысында чыгачак. 
Пенсия яшен күтәрү бүгенге пенсионерларга – иминият һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсия алучыларга кагылмый. Алар элеккеге хокуклары һәм ташламалар нигезендә тиешле пенсия һәм социаль түләүләрен алуны дәвам итәчәкләр. Моннан тыш, Россия Президентының 204 санлы “Россия Федерациясенең 2024 елга кадәр милли максатлары һәм стратегик үсеш бурычлары турында”гы Указы (7.05.2018) нигезендә эшләмәүче пенсионерларга ел саен инфляциядән шактый югарырак күләмдә үткәрелә торган индексация хисабына пенсияләрен арттыру каралган. Индексациянең уртача күләме айга 1000 сум тәшкил итәчәк, елга – 12000 сум. 
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы элек бу хокукка ия булган барлык категория гражданнар өчен саклана. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүчеләргә бу хокук тулысынча һәм үзгәрешләрсез саклана. Шулай ук гражданнар авиациясе пилотларына, сынаучы-очучыларга, радиацион һәм техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә, җәмәгать транспорты шоферларына, биш балалы хатын-кызларга, күз буенча инвалидларга, инвалидларның әти-әниләренә һәм опекуннарга һәм башка гражданнарга. Инвалидлык буенча пенсияләр шулай ук тулы күләмдә саклана. Хезмәткә сәләтен югалтучы затларга пенсия яшенә бәйсез рәвештә, инвалидлык төркеме бирелгәч билгеләнә. 
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу буенча элеккеге ташламалар саклану белән беррәттән, вакытыннан алда пенсия билгеләүнең яңа нигезләре дә кертелә. 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар, 42 ел хезмәт стажы булган ир-атлар пенсиягә ике елга алданрак чыга алачаклар. Өч яки дүрт бала тәрбияләүче хатын-кызлар пенсиягәә өч яки дүрт елга иртәрәк чыгачаклар. 
Пенсия яшен күтәрү буенча күчеш чоры дәвамында 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булачак барлык федераль ташламалар сакланачак. Элеккеге кебек үк, алардан 55 яше тулгач - хатын-кызлар һәм 60 яшьләре тулгач, ир-атлар да файдалана алачак. Элеккеге пенсия яше чикләрендә тупланма пенсияне һәм пенсия тупланмаларының башка төр түләүләрен билгеләү дә гамәлдә кала. 
Пенсия алды яшьләренең чикләре 2 дән 5 кә кадәр арта. Бу чор дәвамында пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен саклаячак яңа өстәмә гарантияләр каралган. Элеккеге кебек үк, алар хезмәткә урнашу мөмкинлеге булмаган очракта билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак пенсиягә чыга алачаклар. 
Авылда яшәүче, авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт стажы булган эшләмәүче пенсионерларга 2019 елның 1 январеннән өстәмә кертелә. Аның күләме – иминият пенсиясенең билгеле күләмдәге түләвенә карата 25 процент. 
Асыляр Харисов, Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге начальнигы.

Фото: из архива tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев