САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар Һөнәри салымның өстенлекләреннән файдалана алалар

2019 елның 1 январеннән һөнәри керемгә салым кертелде. Һөнәри керемгә салым – 2019 елдан кулланырга мөмкин булган яңа төр салым режимы.

Ул өстәмә салым түгел. Яңа махсус салым режимына күчүче физик затлар (үзмәшгуль гражданнар) мөстәкыйль эшчәнлекләреннән кергән керемнән ташламалы – 4 яки 6 процент ставкалы гына салым түли алалар. Бу бизнесны ачык рәвештә алып барырга һәм законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен штраф түләү куркынычыннан башка өстәмә акча эшләргә ярдәм итә. 
Яңа махсус салым режимының өстенлекләре шактый. Декларация төзергә кирәк түгел. Керем исәбе автоматик рәвештә мобиль кушымтада алып барыла. Салым ставкалары табышлы, файдалы – физик затлар өчен керемнең 4 проценты күләмендә. Юридик затлардан – керемнең 6 проценты күләмендә, башка мәҗбүри түләүләр юк. Салым вычеты бирелә, аның күләме – 10000 сум. 4 процент ставка – 3, 6 процент ставка 4 процентка кадәр кими. Исәп-хисап – автоматик рәвештә. Салым кушымтада автоматик рәвештә исәпләнеп салына. Түләү киләсе айның 25 еннән дә калмыйча башкарылырга тиеш. Хезмәт килешүе буенча башкарыла торган эш белән бергә алып барырга мөмкин. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми. “Шәхси эшмәкәр” статусы булмаган физик затлар салымны физик затлар кеременә түләргә тиеш булалар. 
Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре төбәк вәкиленнән Татарстан Республикасы Экономика министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган ташламалы программалар, үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар. Безнең районда бу эшне төбәк вәкиле Сабитова Айгөл Фәрит кызы башкара. Аның эш урыны түбәндәге адрес буенча урнашкан: Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йорт, 4 нче кабинет. 
Һәр атнаның сишәмбесендә - Җәлил поселогында Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 13 йорт (5 нче тәрәзә) адресы буенча урнашкан, һәр пәнҗешәмбедә Сарманда Куйбышев урамы, 36 йорт (4 нче тәрәзә) адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (85559) 2-54-41, +7-987-298-13-19. 
Эльмира Ибраһимова, район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев