САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар өчен йолдызнамә (5–11 ОКТЯБРЬ)

5 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр ай кими. Бу көннәрдә сез башларга теләгән теләсә кайсы яңа эш уңышсызлыкка очраячак. Әгәр бу башлангычларны һич кичектереп булмый икән, алдан өстәмә вариантлар да уйлап куегыз. Читтән дә ярдәм комачауламас.

Кучкар. Хәзер сезгә хис-тойгыларыгызны контрольдә тотарга кирәк кенә түгел, ә бик кирәк! Бигрәк тә үзегезне эш урынында кулда тотыгызАтна башында романтик очрашулар көтә. Әмма сак булыгыз: юлыгызда очраган һәр кеше дә сезнең белән ихлас булмас.

 

Үгезбозау. Сезне күптән борчыган проблемалар, ниһаять, юкка чыга башлаячак. Сезгә хәтта берни дә эшләргә кирәк булмаячак. Шәхси тормышыгыз турында күп сөйләмәгез: тирә-юньдә көнләшүчеләр булуы ихтимал. Ә менә эш планнарыгыз белән уртаклашу яхшы булыр   бигрәк тә җитәкчегез белән.

 

Игезәкләр. Сезне уңай якка үзгәрешләр көтә! Сез аларга күптән омтылдыгыз һәм хәзер тыныч күңел белән җимешләрен татый аласыз. Финанс мәсьәләләрендә үзегезне иркен тотарсыз, әмма бу гына күрелмәгән чыгымнардан саклый  алмаячакХәзер үзегез турында азрак һәм башкалар турында күбрәк уйларга тырышыгыз.

 

Кысла. Элегрәк кабул ителгән карарларга карата шик күңелегезне бимазалар. Язмыштан сигнал көтегез! Иске танышларыгыз сезнең тормышка шулкадәр көтмәгәндә килеп керәчәк ки, сез хәтта берни эшләргә дә өлгермәячәксез. Әмма йолдызлар сезгә элемтәләрне җайга салырга киңәш итә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз: авырып китү куркынычы зур.

 

Арыслан. Артык бар нәрсәдән арынырга вакыт җитте. Сүз фатирда яхшылап җыештыру турында бара. Ә менә эш турында әлегә онытып торыгыз: офиста барыбер үзгәрешләр көтелми. Хәзер сезнең тәнкыйтьне дөрес кабул итмәвегез бар. Әмма шулай да кайбер кисәтүләргә колак салырга кирәк.

 

Кыз. Сезнең вакчыллык үзегезгә мәшәкатьләр тудырырга мөмкин. Кайчагында үзегезгә идеаль булмаска да рөхсәт итегез. Туклануыгызга игътибарлы булыгыз: хәзер артык авырлык җыюы бик җиңел. Ял көннәрендә яңалыклар көтегез. Мөгаен, алар уңай булыр һәм сезне сөендерер.

 

Үлчәү. Бу атнада сезгә комачаулык итүче бердәнбер нәрсә  сезнең таркаулык. Бөтен җирдә өлгермәссез, ә кайвакыт хәтта соңга калырсыз. Ял көннәрендә күңелегезгә ошаган әйберләр белән шөгыльләнегез. Балаларга хәзер зур игътибар таләп ителә: аларның катлаулы чоры.

 

Чаян. Сезнең уңышыгыз хәзер ни дәрәҗәдә вак-төякләргә игътибар бирүегезгә бәйле. Янәшәдә булган ир-егетләргә игътибар итегез! Алар арасында сезгә битараф булмаганы да бар. Туганнар тарафыннан проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Нәрсә эшлисең? Хәл итәргә туры киләчәк!

 

Укчы. Гаҗәпләнмәгез: мәшәкатьләр хәзер күп булачак. Йолдызлар бу чорда самолетларда очарга киңәш итми. Кайбер Укчыларны эш урынын тагын да перспективалырак булганына алыштыру көтә. Бер урында гына тормагыз, үзегез өчен яңа чикләр ачарга тырышыгыз.

 

Кәҗәмөгез. Кием-салым шкафыгызда ревизия үткәрегез. Өстәвенә, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек нәрсә дә булса сатып алырга күптән вакыт. Бу чор сезнең өчен күңелсез булып тоелырга мөмкин, ләкин сез аны үзегез төрлеләндерә аласыз. Теләсә нинди сәфәрләр һәм дуслар белән очрашулар хуплана. Алар энергия белән тулыландырыр.

 

СукоярДусларыгыз сезгә талантларыгызны ачарга ярдәм итәр. Ә менә акча мәсьәләсендә танышларга исәп тотмау яхшырак. Азрак сарыф итегез, ләкин бурычка алмагыз. Эш атнасы ахырында сез арыганлык сизәрсез, әмма ял көннәрендә үк ул яхшы кәеф белән алышыначак.

 

Балык. Әгәр якын атнада ял һәм ялкаулык турында онытсагыз, сезне зур уңышлар көтә! Карьера, һичшиксез, күтәреләчәк. Йолдызлар күчемсез милек белән бәйле килешүләр төзергә киңәш итми: проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Аның каравы, шопинг өчен бу бик уңай вакыт!

ЧЫГАНАК: http://bugulma-tat.ru/news/yoldyznam/bgelmlelr-chen-yoldyznam-511-oktyabrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев