Сарманлылар алимент түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылалар

Район прокуратурасы И.гә карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. И. балигъ булмаган балалары өчен алимент түләмәүдә гаепләнә.

Судта ачыкланганча, ул 2018 елның сентябрь-ноябрь айлары өчен балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән. Моннан тыш, И. 2018 елның җәендә шушындый ук хокук бозу өчен бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Аның алиментлар буенча әҗәте 500 мең сумнан артык тәшкил итә. Суд аны 6 айга төзәтү эшләренә җәлеп итү турында карар чыгарды. Өстәвенә аның хезмәт хакының 5 проценты 6 ай дәвамында дәүләт файдасына тотып барылачак. Карар үз көченә керде. 
Роберт Сабиров, район прокуроры ярдәмчесе .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде