САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Сарман"га барыбыз да язылдык

Үземне белә башлаганнан бирле безнең гаилә “Сарман” газетасын алдыра. “Сарман” газетасы белән кечкенәдән үк таныш булгангамы, бик яратып, бер битен дә калдырмыйча укып барам.

Ул безнең гаиләдә - көтелгән кунак, чөнки атнага ике генә, көттереп кенә килә. Элек ул "Ленинчы" иде, аннары "Сарман" исеме астында чыга башлады. Исемнәре үзгәрсә дә, җисеме үзгәрмәде. Барлык хәбәрләрне, район халкының ничек көн күрүен газетадан укып беләм. Ул миңа рухи азык бирүе белән кадерле. Кыйммәтләнә дип кенә район матбугатыннан баш тартыр исәбем юк. Газетадагы язмаларда таныш исемнәрне, фотосурәтләрдә таныш йөзләрне күреп сөенәм. Шәхсән мин үзем “Хәбәрләр”, “Без тарихта эзлебез”, “Бакчачы киңәшләре”, “Белдерүләр” рубрикаларын бик кызыксынып укыйм.

Газеталар уку - ул минем өчен күңел таләбе, шуңадыр инде яңа саны керүгә үк, башта андагы барлык язмаларны да караштырып чыгарга тырышам, ә аннары инде һәрберсен тәфсилләп укырга керешәм. Миңа калса, «Сарман» - яңалыкларны вакытында белеп тору өчен кулай газета. Газетаның кушымта буларак чыга торган өлеше дә республикабыз яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен бик уңай. Район газетасын минем барлык танышларым да, туганнарым да яратып укый. Яр Чаллы һәм Түбән Камада шәһәрендә яшәүче апаларым да, кунакка кайткан арада, район хәбәрләре белән танышмыйча китмиләр.

Кызганычка каршы, кайберәүләр газеталарның электрон версиясе белән белән чикләнәләр. Мин үзем газета-журналларны кулга алып, тәмләп уку ягында. Шулай иткәндә фикер дә ныграк аңлашыла, истә дә озак саклана кебек.

Ә инде язылу мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтсак, ул безнең “Сарман гимназиясе”ндә бик дөрес оештырылган. Вакыты җитүгә, гимназиябезнең җитәкчелеге хат ташучыны үзебезгә чакыртып, "Абунәче көне" уздыра. Бу исә "Сарман" газетасына язылырга теләүчеләргә бу бик яхшы форсат. 29 нчы июль көнне дә аз гына вакыт эчендә газетага бик күп коллегаларыбыз язылырга өлгерде.

Сүз уңаеннан, безне һәрвакыт шундый матур, тирән эчтәлекле газетагыз белән шатландырып торулары өчен газета хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәм. Редакциядә эшләүчеләргә алга таба да уңышлар юлдаш булсын, абунәчеләре арта гына барсын дигән теләктә калам.

 

“Сарман гимназиясе”нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев