САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда яшәүче Вәсилә апаның тавыгы хикмәтле йомырка салган

Вәсилә апаның тавыгы Аллаһ сүзле йомырка салган Шушы көннәрдә редакциябезгә Сарманда яшәүче Вәсилә апа Фәйзуллина килеп керде.

- Бер тавыгым гадәти булмаган йомырка салган, сезгә күрсәтергә алып килдем. Гарәпчә укый белүче Зөлфия апага күрсәткән идем, “Бисмиллалы йомыркага охшаган” дип әйтте, - диде ул. 
Чыннан да, йомыркада гарәп хәрефләренә охшаган, берсе артыннан берсе тезелгән язусыман сызыклар, ыргаклар күренә. Ә йомырканың бер башы хәтта түбәтәйсыман, бизәкле мәчет гөмбәзен хәтерләтә. 
- Узган елны да Ураза аенда бер тавыгым шушындый йомырка салган иде. Анысында хәтта ап-ачык булып ай рәсеме дә күренә иде, - дип тә өстәде Вәсилә апа. 
“Туктале, Сарманыбызда гарәпчә укый белүче кешеләр дә аз түгел бит”, - дип, шунда ук тарихчы, гарәпчә язылган борынгы китаплар буенча белгеч Дамир Гарифуллинга шалтыраттык. 
- Чыннан да, йомыркада язылган язу “Лә иләһә-илләлаһ” дигән сүзгә бик охшаган. Ләкин төгәл генә әйтү өчен “язу”ны җентекләбрәк өйрәнү кирәк, - диде ул. 
Без исә йомырканың “хикмәтле” булуына чын күңелдән ышанабыз. Җир шарының төрле төбәкләрендә тавыкларның Аллаһ сүзле йомыркалар салуы, сыртларында шундый язулы бәрәннәр туу һәм башка шундый могҗизалы хәлләр турында ишетеп, укып торабыз ләбаса. Шулай булгач, безнең Сарманны да могҗизалар урап үтәр дип кем ышандыра ала? 
Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев