САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда яшәүче Айгөл Фәретдинова өчен бүген - икеләтә бәйрәм

.

Сарман авылында гомер итүче Айгөл Фәретдинова өчен Әниләр көне – икеләтә бәйрәм, чөнки бу көнне аның туган көне дә. Бүгенге көндә өч сабыена – бер ул һәм ике кызына гомер бүләк иткән әни һөнәре буенча - икътисадчы. Ул “Шәфкать” үзәгендә хезмәт куя, әлегә декрет ялында – кечкенә Әминәне үстерә. Аңа 25 ноябрьдә 1 яшь тулган. Уллары Ранельга – 9 яшь. Ул Сарман урта мәктәбенең 3 сыйныфында укый. Ә Ралина “Лилия” балалар бакчасына йөри.

– Әниләр көнен ел да көтеп алабыз, рәхәтләнеп, бергәләшеп бәйрәм итәбез. Ул еш кына туган көнгә дә туры килә. Ике әниебезне дә кунакка чакырабыз, я үзебез аларга барабыз. Балаларның сәламәт һәм бәхетле, тәүфыйклы һәм тәрбияле булып үсүләрен телим, - ди Айгөл.

Ул бәйләргә ярата, гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый. Балалар бигрәк тә мантый яраталар икән. Аларның дөрес үсүләренә, тиешле тәрбия алуларына бик нык игътибар бирәләр Фәретдиновлар. Бергәләп чаңгыда йөриләр, тимераякта шуалар, табигатькә сәяхәткә чыгалар, төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар. Тату гаиләдә генә балалар бәхетле булып үсә. Без аларга тигез гомер, бәхетле тормыш телибез. Кадерле, газиз Әниләребез, бәйрәм белән сезне! Бүген генә түгел, һәркөнне Сезне яратып, хөрмәтләп, кадерләп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев