САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда «Туган телем – Тукай теле» дигән бәйрәм үтте

Бүген Сарманда татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрелде.

Чара «Туган телем – Тукай теле» дип исемләнде. Аны район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырдылар. Бәйрәмгә Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе укучылары да килделәр. Бәйрәмгә килгән тамашачыларны һәм анда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, туган телне саклау һәркемнең изге бурычы булуын билгеләп үтте. Әлмәт авылыннан кечкенә талантыбыз – Азамат Исламов җырлады, шигырь сөйләде, курайда уйнады. Китапханә хезмәткәрләре Тукай әкиятләреннән «микс» күрсәттеләр, укучыларга шагыйрьнең иҗаты буенча викторина оештырдылар. Җирле шагыйрьләр Дамир Гарифуллин, Әшрафулла Зарипов, Айсылу Кәлимуллина да бәйрәм белән котладылар, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырып киттеләр. Ахырдан барысы да бергә Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев