САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда Призывник көне үтте

Бүген «Сарман» кинотеатрында Призывник көне оештырылды. Аңа Сарман аграр көллияте студентлары да чакырылулы иде.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, Динар-хәзрәт, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, хәрби хезмәттән кайткан егет – Иске Имән авылыннан Алмаз Хәйруллин, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, әти-әниләр исеменнән – Иске Минзәләбаш авылыннан Айгөл Сәхәбиева (аның улы Илгиз язгы чакырылышта армиягә китәчәк), Чичән сугышы ветераны – Иганәбаш авылыннан Илнур Зәйнәгетдинов һәм Әфган сугышы ветераны Хәлил Миргалимов (Җәлил поселогы) чыгыш ясадылар, булачак солдатларга иң изге теләкләрен белдерделәр. Очрашу район мәдәният йорты артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Ахырдан барысы да үзәк ял паркында урнашкан мемориалга чәчәкләр куйдылар.
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X