САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда “балдаклы” кишер үстерәләр

Айрат Харисовны районда белмәгән кеше сирәктер. Аның тимердән төрле корылмалар, ихатасында зәвыклы бакча ясавы хакында да язып чыккан идек.

Аның тимердән төрле корылмалар, ихатасында зәвыклы бакча ясавы хакында да язып чыккан идек. Фантазиягә бай кешенең үсемлекләре дә үзенчәлекле булып үсәләр. Бу юлы җир астыннан алтын казык тартып чыгарган ул. Югалган йөзеге эченә кишер үскән. 
- Әллә үзең махсус “үстердеңме”? – дим, шаяртып. 
- Бу балдак белән кызыклы хәлләр күп булды инде, - ди ул. – Бервакыт машина ремонтлаганда салып куеп югалттым. Ул вакытта балаларга кечкенә фонтан ясаган идем. Алар шунда вак акча, значок кебек ялтырый торган әйберләр атып уйныйлар иде. Күрәсең, балдакны да ялгыш шунда аткан булганнардыр. Аны сүтеп, урынына күл ясаганда, ул табылды. Бу елны мунча салганда, таш ташыганда, кырылмасын дип, янә балдакны я тәрәзә төбенә, я таш өстенә салып куйгаларга туры килгәләде. Кесәгә дә тыгып куя идем. Тагын югалды балдак. Саескан, я берәр кош алып китте микән, әллә кесәдән төшеп калды микән, дип уйладым, хәтерләмим. 
Менә могҗиза: күптән түгел, пылауга кишер алырга чыккач, югалган байлыгы табыла Айратның. Алтын, урламасалар, кайчан да булса, иясенә кайта, дигән гыйбарә ишеткәнем бар. Мөгаен, хактыр. 
Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев