САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда «Автоледи» бәйгесе үтәчәк. Рәхим итегез, хөрмәтле автомобиль йөртүче гүзәл затларыбыз!

Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясе Әлмәт территориаль идарэсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, Сарманның «Яшь техниклар үзәге», район ДОСААФ бүлеге белән берлектә машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи – 2018» бәйгесе үткәрә.

Бәйгедә катнашучылар 2 төрле сынау үтәчәкләр:

1) Юл кагыйдәләре белгечләре;

2) Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү;

Конкурс 3 августта 09.00 сәгатьтә башлана.

Җыелу урыны: район ЮХИДИ бинасы (Профсоюз урамы, 19 йорт)

Катнашучыларның «В» категорияле транспорт йөртү таныклыклары һәм транспорт чарасын йөртү хокукына ия икәнлекне исбатлаучы документлары булырга тиеш.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

1 урын – видеорегистратор.

2 урын – автомашина компрессоры.

3 урын – автомобиль йөртүче наборы.

Заявкалар 2-61-21, 8- 917- 873- 74- 76 телефоннары буенча кабул ителә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев