САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман яшүсмерләре паспорт алдылар

Бүген район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган сарманлыларга паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде.

  • Аларны иң элек музей директоры Дания Кәшипова сәламләде, яшүсмерләрне паспорт тарихы белән таныштырды. Соңыннан тантанада катнашучылар паспорт тарихына караган видеофильм карадылар. Яшүсмерләрне шулай ук загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Айназ Сафина тәбрикләделәр. Ә паспортны яшүсмерләргә район миграция бүлегенең өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова тапшырды, аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде, тулы хокуклы гражданнар булулары белән тәбрикләде. Соңыннан Дания Кәшипова кызыклы викторина үткәрде.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев