Сарман урта мәктәбендә “Шәмнәр саны синнән тора” акциясе узды
Сарман урта мәктәбе укучылары "Халыкара СПИДка каршы көрәшү көне"нә багышланган “Шәмнәр саны синнән тора” чарасын оештырдылар.
Алар сарманлыларга кызыл ленталар – ВИЧ-йоктырылган кешеләр белән теләктәшлек халыкара символы – тактылар һәм ВИЧ инфекцияләр, үзеңнең сәламәтлегеңне саклау чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар. Акциянең нәтиҗәсе булып 50 бәйләнгән лента һәм ВИЧны профилактикалау турында 30 тапшырылган листовка тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев