САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман урамнарыннан атлаучы автобус үтте

Әлеге акция “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында үтте.

“Кояшкай” балалар бакчасының зур һәм әзерлек төркемнәре балалары ЮХИДИ инспекторы Радик Сәлимов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең Сарман бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова озатуында Ленин турамы буйлап экскурсиягә чыктылар. Радик абыйлары һәм Алсу апалары аларны юл билгеләре, “ятучы полицейский” белән таныштырдылар. Балалар шулай ук светофорлы урам кичүләрендә булдылар, светофор сигналларын өйрәнделәр, троутардагы һәм җәяүе кичүләрендәге хәрәкәтне күзәттеләр. Бу сәяхәт аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – ЮХИДИ һәм Зөлфия Шәрипова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев