Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре Артём Еливанов  янында булдылар

«Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» акциябез дәвам итә.

Аның кысаларында без бүген Сарманда яшәүче Артём Еливанов янында кунакта булып, аңа бәйләнгән оекбашлар, перчаткалар, татлы күчтәнәчләр тапшырып кайттык. Җылы оекбашларны бәйләгән, Артём белән бер йортта яшәүче Ләйсән апа Фәррахова аларны үзе тапшырды. Артём бүләкләрне бик куанып кабул итте, күчтәнәчләрне сеңлесе Лиана белән дә бүлешәчәген әйтте. Без  Артёмның тапкыр, акыллы малай булуын, мавыгулары да күплеген күреп кайттык. Аңа сәламәтлек, хыялларын тормышка ашыруда үҗәтлек телибез. Бу турыда язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша