САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре республикада җиңделәр

17 январь көнне Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе идарәсендә “Ышаныч һәм иминлек” (“Доверие и безопасность”) республика журналистлары конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.

 Әлеге бәйгенең “Юллар сагында” (“На страже дорог”) номинациясендә Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Шәрипова – I, дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Илназ Сираев II урынга лаек булдылар. Аларга Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” Дәүләт бюджет учреждениесе дипломы, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев